logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Централизованная клубная система Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»
Режим работы учреждения:
Понедельник — пятница с 8.00 до 17.00
Адрес: 423190, Татарстан Республика, Новошешминский р-н, с Новошешминск, ул. Заливная, д.4
тел. 8 843 48 2 22 16 ; e-mail: novoshesh-cks@yandex.ru

Кичә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында Шамил Закиров исемендәге XXIII төбәкара “Идел-йорт” театр коллективлары фестиваль-бәйгесе кысаларында иҗади лаборатория үтте

Лаборатория эшендә Балтач, Биектау, Питрәч, Азнакай, Актаныш, Зәй, Яңа Чишмә районнарыннан халык һәм балалар театрлары вәкилләре, мәдәният йортлары, авыл клублары җитәкчеләре катнашты. Театр артистлары белән танышкач,
бергәләп К.Тинчуринның “Cүнгән йолдызлар” спектаклен карадык. Аннан соң театрның баш режиссеры һәм артистлары белән каралган драма буенча фикер алышу узды. Кызыксындырган бар сорауларга да, җавап алдык. Һәр елдагыча, иҗади очрашу бик җылы, матур үтте.