logo
Муниципальное бюджетное учреждение культуры
«Централизованная клубная система Новошешминского муниципального района Республики Татарстан»
Режим работы учреждения:
Понедельник — пятница с 8.00 до 17.00
Адрес: 423190, Татарстан Республика, Новошешминский р-н, с Новошешминск, ул. Заливная, д.4
тел. 8 843 48 2 22 16 ; e-mail: novoshesh-cks@yandex.ru

Нәүрүз

Бүген Акъяр мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәме оештырдык. Чарага Нәүрүзбикә һәм Кыш бабай килделәр. Кыш бабайга китәргә вакыт җитсә дә, ул үз урынын язга бирәсе килмәде. Шуңа күрә, Кыш бабай һәм Нәүрүз командалары көч сынашты. Алар йомырка салынган кашык белән, көянтә белән кар ташыдылар һәм чана тартып йөгерделәр. Кыш бабайның Нәүрүзбикәгә юл бирми чарасы калмады, чөнки Нәүрүз командасы җиңде. Олысы һәм кечесе дә рәхәтләнеп күңел ачты. Ахырдан кунаклар бергәләп карга боткасы, коймак һәм чәй белән сыйландылар